• Русский
  • Татарча

Яшь галимнәр өчен остазлык

Россиядә 2023 елда яшь галимнәр өчен махсус фәнни остазлык программасы эшли башлаячак.
Фәнни остазлык бурычлары арасында: фәнни мохиттә башлангыч тикшеренүчеләрне адаптацияләү, яшь галимнәр советлары тарафыннан студентларның фәнни берләшмәләренә консультация, эксперт һәм башка төр ярдәм күрсәтү, яшь галимнең тулы канлы эше өчен шартлар тудыру.

 

«Бүген Россиядә югары уку йортларында 52 меңнән артык 39 яшькә кадәрге яшь укытучы бар. Алар, Ватан педагогикасы традицияләренә һәм алдынгы технологияләргә таянып, суверен мәгариф системасын формалаштырырга тиеш. Шуңа күрә педагог һәм остаз елының максатларының берсе — югары уку йортларын сыйфатлы итеп ныгыту, шулай ук остазлар хәрәкәтен масштаблау. Фәнни остазлык системасын үстерү максатыннан без студентларның фәнни берләшмәләрен һәм яшь галимнәр советларын җәлеп итәбез. Шуның аркасында без яшь галимнең абитуриенттан фән докторына кадәр һөнәри үсешенең бердәм трегын алачакбыз, шулай ук тикшеренүчеләр буыннары арасында дәвамлылыкны тәэмин итәчәкбез», — дип билгеләп үтте вице-премьер Дмитрий Чернышенко.

Педагог һәм остаз елы кысаларында төбәкләрдә остазлардан мастер-класслар, интерактив лекторийлар, конкурслар, шулай ук Бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләр узачак. Яшьләрне педагогик һөнәрләргә җәлеп итү, иң яхшы педагоглар һәм остазлар тәҗрибәсен тарату, белем бирү программаларының сыйфатын күтәрү буенча эш оештырылачак. Иң яхшы укыту практикасы һәм укытуга заманча карашлар X Мәскәү халыкара мәгариф салонының юбилей темаларының берсе булачак.

 "Россия газетасы" материаллары буенча