• Русский
  • Татарча

“Сириус” белем бирү үзәгендә уку

2023 елның 21 мартыннан 27 мартына кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Шәймөхәммәтова Эльвира Рамил кызы Сочи шәһәренең "Сириус" белем бирү үзәгендә "Заманча педагогик технологияләр контекстында физиканы өйрәтү: эксперименталь алым" квалификация күтәрү программасы буенча укый.

 

Әлеге программа урта гомуми һәм өстәмә белем бирүче физика укытучыларына юнәлтелгән һәм һөнәри компетенцияләрне, методик һәм гамәли эш күнекмәләрен үстерү максатыннан үткәрелә, алар Россиянең әйдәп баручы педагогларының педагогик тәҗрибәсе һәм физика дәресләрендә укучылар белән эшләүнең стандарт булмаган формалары белән танышу аша башкарыла.

Укыту чаралары барышында программа тыңлаучылары дәрес кысаларында экспериментка нигезләнгән укыту ысуллары, шулай ук сәләтле балалар белән физика өлкәсендә эксперименталь эшне ачыклау, тәэмин итү һәм оештыруның иң яхшы практикалары белән танышачаклар. Белем бирү үзәгенең физика укытучыларының квалификациясен күтәрү программасы авторы һәм җитәкчесе - Калининградтан югары квалификация категорияле физика укытучысы, “Сириуста” өстәмә математик белем бирү үзәге җитәкчесе һәм «Мәгариф» өстенлекле милли проекты кысаларында «Россиянең иң яхшы укытучылары» конкурсында ике тапкыр җиңүче Труфанова Елена Анатольевна. Программа укытучылары Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән Мәскәү, Санкт - Петербург, Казан, Саратов, Саранск, Новосибирск, Уфадан әйдәп баручы педагоглар.

Программада катнашу мөмкинлеге алу өчен конкурс сайлап алуын узарга кирәк була, аның биремнәре физика буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы дәрәҗәсендәге биремнәрдән гыйбарәт була. 110дан артык катнашучы арасыннан 60 педагог сайлап алынган, алар арасында сайлап алу нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә кергән Э.Р. Шәймөхәммәтова да бар. Әлеге программа кысаларында алынган тәҗрибә һәм белемнәрне Эльвира Рамил кызы Татарстан Республикасы педагогларына Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты үткәргән квалификация күтәрү курслары кысаларында  җиткерәчәк.


 

Фотогалерея: