• Русский
  • Татарча

«Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында цифрлы белем бирү практикасы» программасы буенча укулар тәмамланды

2023 елның 24 мартында башлангыч сыйныф укытучыларының квалификациясен күтәрү буенча өстәмә һөнәри программа тыңлаучыларын «Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында цифрлы белем бирү практикасы» темасына укыту тәмамланды (куратор – Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Белем бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында тыңлаучылар белем бирү эшчәнлегенә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертү өлкәсендәге яңа трендлар, башлангыч мәктәпнең электрон мәгълүмати-белем бирү мохитендә белем бирү технологияләрен куллануның үзенчәлекләре белән таныштылар.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укытучылары авторлык цифрлы ресурслар булдыру буенча универсаль инструментлар күрсәттеләр, башлангыч сыйныф укытучыларын «Сферум», «Учи.ру» белем бирү платформаларыннан файдаланырга җентекләп өйрәттеләр.

Тыңлаучылар үткән курс программасының актуальлеген һәм файдасын билгеләп үттеләр, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының дистанцион укыту системасында бирелгән видеолекцияләр, презентацияләр, мәгълүмати-методик материаллар өчен рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: