• Русский
  • Татарча

“Федераль дәүләт белем бирү стандартларына тәңгәл китереп дәрестән тыш эшчәнлек: проектлаштыру, программ тәэмин ителеш һәм укучыларның казанышларын исәпкә алу” программасы буенча педагогика хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары

2019 елның 15 – 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында гомуми һәм өстәмә белем бирү мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары үтте. “Федераль дәүләт белем бирү стандартларына тәңгәл китереп дәрестән тыш эшчәнлек: проектлаштыру, программ тәэмин ителеш һәм укучыларның казанышларын исәпкә алу” программасы буенча педагогика хезмәткәрләренең белемен күтәрү курслары 50дән артык педагогика хезмәткәрендә кызыксыну уятты.

Курсларда фикер алышынган проблемалар “дәрестән тыш эшчәнлек” һәм “өстәмә белем” төшенчәләрен ачыкларга, мәктәптә дәрестән тыш эшчәнленкне оештыруны һәм гамәлгә ашыруны көйли торган норматив-хокукый документларны системалаштырырга, укучыларның дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында казанышларын исәпкә алуның төрле алымнарын презентацияләргә, дәрестән тыш эшчәнлектә укучыларның аеруча уңышлы практикаларын оештырырга тиешле яңа башлангычлар белән бәйле иде.

Үткәрелгән стажировка нәтиҗәләре буенча курсантлар түбәндәге стажировка мәйданчыкларын аерым билгеләп үттеләр: Казан шәһәре Яңа Савин районының Россия Герое А.В. Козин исемендәге 7 нче гимназиясе, Мәскәү районының 54 нче урта гомумбелем мәктәбе, М.С. Устиновская исемендәге 102 нче гимназиясе, 61 нче урта гомумбелем мәктәбе. Аларда дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру һәм аңа методик ярдәм итү белән бәйле аеруча кискен мәсьәләләрне чишү юллары ачык күрсәтелде.

Курслар нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар үзләренең проектларын якладылар. Аларда тыңлаучылар хезмәт куйган мәгариф оешмаларында дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру һәм гамәлгә ашыру белән бәйле проблемаларның чишелеше бирелгән иде.

Курсантлар курсларның бик тә вакытлы булуын һәм аның оештыру-методик характерын билгеләп уздылар.

Курсларның кураторы – ТР Мәгарифне үстерү институтының педагогика, психология һәм андрагогика кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Тахтамышева Г.Ч.

Фотогалерея