• Русский
  • Татарча

«Җайлаштырылган төп гомуми белем бирү программасы: төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә гамәлгә ашыру үзенчәлекләре» темасы буенча квалификация күтәрү курслары

2023 елның 24 мартында «Җайлаштырылган төп гомуми белем бирү программасы: төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә гамәлгә ашыру үзенчәлекләре» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (куратор – Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы). Татарстан Республикасының 28 педагогик хезмәткәре укыды. Курс күләме: 72 сәгать.

Уку барышында тыңлаучылар төп гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча белем бирү инклюзиясе шартларында педагогик эш теориясен үзләштерүгә һәм практикасын аңлауга ярдәм итә торган инновацион эшчәнлек белән таныштылар.

Квалификация күтәрүгә йомгак ясаганда тыңлаучылар кафедраның профессор-укытучылар составының югары дәрәҗәдәге профессиональлеген билгеләп үттеләр һәм белем бирү процессында катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: