• Русский
  • Татарча

«Белем бирү оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча мәктәп директорларын укыту

2023 елның 24 мартында Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 56 директорын «Белем бирү оешмасы белән идарә итү: нәтиҗәле технологияләр, заманча практикалар» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча 72 академик сәгать күләмендә укытуны тәмамлады.

Мәктәп директорларын укыту кысаларында белем бирү оешмасы белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре, яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру, инклюзив белем бирүне оештыру, цифрлы белем бирү киңлеге шартларында мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең төрле формаларын куллану торышына һәм перспективаларына күзәтү каралды. Лекцион-гамәли дәресләрне Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы укытучылары, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы вәкилләре оештырды.

  • Казан шәһәре Яңа Савин районының 179 нчы гимназия - мәгариф үзәге (директоры Э. В. Наумова);
  • Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 «Ресурс» лицее (директоры Д.С. Кәримова).

Курсларны оештыруның югары дәрәҗәсе, программаның гамәли юнәлешле булуы, продуктив стажировка мәктәп директорларына идарә итү эшчәнлегенең актуаль темалары буенча проект эшләрен уңышлы якларга мөмкинлек бирде.

 

Фотогалерея: