• Русский
  • Татарча

Апрель аенда «Беренче укытучы» конкурсына гаризалар кабул итү башлана

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында башлангыч сыйныф педагоглары өчен «Беренче укытучы» Бөтенроссия конкурсының оештыру комитеты утырышы узды. 2023 елда конкурс беренче тапкыр үткәрелә.

«Педагог һәм остаз елында яңа һөнәри конкурс старты – Россия белем бирү системасы өчен мөһим вакыйга. «Беренче укытучы» конкурсы башлангыч мәктәптә эшләүче педагоглар өчен иҗади мәйданчык булачак. Алар уникаль белгечләр. Алар белемнәрнең нигезен салалар, аның нигезендә белем бирү процессы төзеләчәк. Башлангыч сыйныф педагоглары балаларны бик мөһим чорда озата баралар, алар яңа ачышлар дөньясына юл күрсәтүчеләр булалар. Иҗади укытучылар җәмгыятен киңәйтү бөтен мәктәп мәгариф системасына яңа үсеш векторы бирәчәк»,  дип ассызыклады Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.

Хәзерге формат конкурска һөнәри сынаулар өчен традицион чараларны да, нәкъ менә кече яшьтәге укучылар белән эшләргә юнәлдерелгән уникаль чараларны да кертергә мөмкинлек бирәчәк.

«Беренче укытучы» конкурсы башлангыч мәктәп педагогларының сорауларына җавап итеп барлыкка килде. Алар кече сыйныф укучылары белән эшләү «Россия Ел укытучысы» конкурсында һәрвакытта да тулы күләмдә тәкъдим итә алмаган махсус методик карарлар, программалар һәм чаралар күздә тотуына игътибар иттеләр. Шуңа күрә хәзер бу белгечләрнең үз талантларын мөмкин кадәр күбрәк ача алуы бик мөһим», – дип шәрехләде Россия Федерациясе мәгариф министры урынбасары Татьяна Васильева.

Оештыру комитеты әгъзалары «Беренче укытучы» конкурсын үткәрү тәртибен тикшерделәр һәм аның ике этаптан торачагын билгеләделәр: читтән торып сайлап алу һәм көндезге финал этабы.
Гаризаларны 2023 елның 10 апреленнән 10 маена кадәр гаризаларны тапшырырга һәм теркәлергә мөмкин булачак.

Сайлап алу этабы 15 майдан 30 июньгә кадәр онлайн-форматта, финал этабы 29 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр Мәскәүдә узачак.

 

 

РФ Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча