• Русский
  • Татарча

«Педагогик олимпиада» III төбәкара конкурс нәтиҗәләре

29 мартта КФУның IT – лицей базасында «Педагогик олимпиада» белем бирү оешмаларының яшь педагогларының һөнәри осталыгы III төбәкара конкурсының көндезге этабы узды.
Беренче этапта яшь укытучылар үзләренең «Укытучы: кичә – бүген – иртәгә» команда видео мөрәҗәгатен җибәрделәр. Конкурс комиссиясе бәяләве нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының 45 командасыннан икенче этапка бары тик 8 команда гына үтте.

 

Бу командалар 28 мартта онлайн-хакатонда аерым предмет мисалында 4К-компетенцияләр (тәнкыйди фикерләү, креативлык, кооперация һәм коммуникация) формалаштыру буенча заманча дәрес проектлау буенча катнаштылар.

Конкурсның йомгаклау этабында педагоглар педагогик кейсны команда чишүдә үз осталыкларын күрсәттеләр, аннары деструктив берләшмәләргә җәлеп итү проблемалары буенча форум-театрның мастер-классында катнаштылар.

Конкурс комиссиясе карары буенча призлы урыннарны түбәндәге командалар алды:

  • I урын – «4 young teachers» Тукай районы Новотроицкий мәктәбе командасы;
  • II урын – «АЛГА» Арча районы мәктәбе командасы;
  • III урын – «Киләчәк укытучылары коллективы» Чаллы шәһәре 42 нче мәктәбенең урта звено укытучылары командасы.

Калган командалар – 1 нче Биектау урта гомуми белем бирү мәктәбе, Чаллы шәһәренең 42 нче мәктәбенең башлангыч звеносы, Казан шәһәренең Россия Герое Д.Р. Гыйлемханов исемендәге 42 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, Саба районының Сәләтле балалар өчен аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнә торган урта гомуми белем бирү мәктәбе, Сарман районының М. Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе көндезге этапта катнашучыларның дипломнарына лаек булдылар.

 

Фотогалерея: