• Русский
  • Татарча

«Экзамен» нәшриятының яңа китаплар күргәзмәсе

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты уку залында «Экзамен» нәшриятының яңа китаплары күргәзмәсе уза.
Башлангыч, урта һәм өлкән сыйныфлар өчен социаль-гуманитар һәм табигый-фәнни циклларның укыту һәм методик әсбаплары тәкъдим ителгән.
Күргәзмәдә контроль, мөстәкыйль, тикшерү, лаборатория эшләре; тестлар, тренажерлар, эш дәфтәрләре, биремнәр һәм күнегүләр җыентыклары, диктантлар, олимпиада биремнәре, контурлы карталар һ. б. тәкъдим ителгән.

«Экзамен» нәшриятының әдәбият исемлеге

Фотогалерея: