• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен укыту семинары

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы яңартылган башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программаларын гамәлгә кертү буенча башлангыч сыйныф укытучыларына методик ярдәм күрсәтү максатыннан 30 мартта Буа муниципаль районының башлангыч сыйныфлар укытучылары өчен «Башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертү һәм гамәлгә ашыру шартларында башлангыч сыйныфлар укытучысы эшчәнлегенең актуаль аспектлары» темасы буенча укыту семинары үткәрде.

Чара Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.

Семинарда катнашучылар алдында Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Г.Р.Хәмитова чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм башлангыч гомуми белем бирү федераль белем бирү программасын 2023 елның 1 сентябреннән гамәлгә кертүнең төп мәсьәләләрен, эш программаларын проектлауга таләпләр, заманча таләпләрне исәпкә алып, планлаштырыла торган нәтиҗәләргә ирешү технологияләрен карады. 

Семинарда катнашучылар тәкъдим ителгән материалның югары мәгълүматлылы һәм үз вакытында булуын билгеләп үттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

Фотогалерея: