• Русский
  • Татарча

«Чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсы

 

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «һөнәри камилләштерү стратегияләрен проектлау нигезендә педагогик һәм җитәкче кадрларның төбәк остазлык системасын үстерү» Россия мәгариф академиясенең инновацион мәйданчыгы эшчәнлеге кысаларында 2023 елның 1 апреленнән 25 маена кадәр «Чикләрсез педагогик осталык» республика конкурсын үткәрә.
Конкурсның максаты: остазлык практикаларын хуплау һәм үстерү, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең остазлык эшчәнлеге өлкәсендә алдынгы педагогик тәҗрибәсен алга этәрү.

 

Конкурста катнашу өчен Татарстан Республикасы белем бирү оешмаларының остазлык эшчәнлегендә тәҗрибәсе булган педагогик хезмәткәрләре: белем бирү оешмаларының төрле типтагы педагогик һәм җитәкче хезмәткәрләре, укытучыларның мәктәп командалары, мәгариф белән идарә итү муниципаль органнары методистлары чакырыла.

Конкурс программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/i/_2tTzJZWf1G2wQ 

Чараны оештыручы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәге.