• Русский
  • Татарча

Рособрнадзор БДИга әзерлек буенча аудиоподкастлар сериясен чыгарды

Бердәм дәүләт имтиханын фән буенча уңышлы тапшыру өчен нәрсәләр белергә, әзерлекне ничек яхшырак оештырырга, нинди ресурслардан файдаланырга, имтиханда вакытны ничек нәтиҗәле бүләргә? Бу сорауларга җавап бирү һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәм итү өчен Рособрнадзор Федераль педагогик үлчәүләр институты (ФИПИ) белән берлектә «БДИ барысы 100 гә!» аудиоподкастын чыгарды.

Бердәм дәүләт имтиханына әзерлекнең соңгы этабы  – иң дулкынландыргыч һәм җаваплысы. Аудиоподкаст бу процессны уңайлырак итәргә ярдәм итәчәк. Проект материаллары барлык популяр медиа платформаларда урнаштырылган һәм өйдә, урамда йөргәндә яки спорт белән шөгыльләнгәндә тыңлап була. Алар белән танышырга була: ВКонтакте,  ВКонтакте видеоверсиясе, Яндекс Музыка,  Rutube видеоверсиясе.

Проект һәр предмет буенча файдалы мәгълүматны, имтихан уздыру үзенчәлекләрен, мисалларны һәм катлаулы моментларны, әйдәп баручы экспертлар киңәшләрен, шулай ук иң еш сорауларга җавапларны берләштерә.

Эпизодлар һәм экспертлар:

Предмет

Эксперт

Биология

Биология буенча бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларын әзерләү комиссиясе әгъзасы

Татьяна Шопенская

География

Педагогика фәннәре докторы, география буенча бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчесе

Александр Лобжанидзе

Чит тел     

Чит телләр буенча бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларын әзерләү комиссиясе җитәкчесе

Мария Вербицкая

Информатика

Физика-математика фәннәре кандидаты, информатика буенча бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчесе 

Сергей Крылов 

Тарих

Тарих буенча бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларын әзерләү комиссиясе җитәкчесе урынбасары

Игорь Артасов

Әдәбият

Педагогика фәннәре докторы, әдәбият буенча бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчесе

Сергей Зинин

Җәмгыять белеме

Педагогика фәннәре кандидаты, Җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчесе

Татьяна Лескова

Рус теле

Педагогика фәннәре кандидаты, рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчесе

Роман Дощинский

Физика

Физика-математика фәннәре кандидаты, Физика буенча бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларын эшләү комиссиясе әгъзасы

Сергей Стрыгин

Химия

Педагогика фәннәре кандидаты, химия буенча бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчесе

Дмитрий Добротин

Математика

Физика-математика фәннәре кандидаты, математика буенча БДИның контроль-үлчәү материалларын эшләү комиссиясе җитәкчесе

Иван Ященко

Тыңла, әзерлән, «100гә тапшыр!».

Рособрнадзор материаллары буенча