• Русский
  • Татарча

«Мәктәптә чит телле белем бирүне модернизацияләү шартларында чит тел укытучысының эшчәнлеге» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укытуны тәмамлау турында

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 30 декабрендәге под-2345/22 номерлы боерыгы белән расланган 2023 елга дәүләт йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы 2023 елның 20 мартыннан 1 апреленә кадәр «Мәктәптә чит телле белем бирүне модернизацияләү шартларында чит тел укытучысының эшчәнлеге» темасына педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашырды.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган ФДББС,төп гомуми белем бирүнең  ФДББС гамәлгә кертүне норматив һәм методик тәэмин итү, заманча чит тел дәресе, чит тел укытучысы эшчәнлегендә цифрлы технологияләр, шулай ук чит тел укытучысының дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлегендә укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру кебек темалар ачылды.

Уку йомгаклау аттестациясе - шәхси проект эшләрен яклау белән тәмамланды. Курс тыңлаучылары лекцион һәм гамәли дәресләрнең эчтәлеген югары бәялиләр.
«Мәктәптә чит телле белем бирүне модернизацияләү шартларында чит тел укытучысының эшчәнлеге» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы кураторы Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасының өлкән укытучысы Логинова Р.М.