• Русский
  • Татарча

«Ел остасы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы игълан ителә

1 апрельдән Татарстанда «Ел остасы» бөтенроссия конкурсының төбәк этабы башлана. Конкурс ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Мәгарифне үстерү институты белән берлектә педагогик һөнәрләрнең абруен күтәрү, һөнәри белем бирү һәм кадрлар әзерләү өлкәсендә алдынгы идеяләрне популярлаштыру максатында үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен республиканың һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре чакырыла. Конкурсның төбәк этабында җиңүче «Ел остасы» бөтенроссия конкурсының финалында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән ТР Мәгарифне үстерү институты сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин http://pr.irort.ru/

 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча