• Русский
  • Татарча

Саха (Якутия)Республикасы педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курслары тәмамланды

2023 елның 22 мартыннан 04 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Укытучы эшендә яңартылган ФДББС таләпләрен гамәлгә ашыру» темасына Саха (Якутия) Республикасы педагогик хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү курсларын оештырды һәм үткәрде (программа кураторы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы).

Программа Татарстан Республикасының түбәндәге гомуми белем бирү оешмаларында стажировка рәвешендә гамәлгә ашырылды:

  • Казан шәһәре Совет районының 183 нче гимназиясе;
  • Казан шәһәре Авиатөзелеш районының  54 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе;
  • Казан шәһәре Идел буе районының 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе;
  • Казан шәһәре Идел буе районының 18 нче гимназиясе;
  • Казан шәһәре Совет районының 175 нче гимназиясе.

Белем бирү программасын гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге темалар ачылды:

  • Яңартылган ФДББС шартларында гомуми белем бирү мәктәбендә белем бирү процессын оештыру;
  • Яңартылган ФДББС шартларында дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлекнең тәрбияви потенциалы;
  • Яңартылган ФДББС шартларында гомуми белем бирү мәктәбендә уку һәм тәрбия эшчәнлегенең бердәмлеге;
  • Яңартылган ФДББС гамәлгә ашыру шартларында проект эшчәнлеге;
  • Яңартылган ФДББС шартларында белем бирү сыйфатын арттыру факторы буларак укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру.

 

Укулар йомгаклау аттестациясе белән түгәрәк өстәл форматында тәмамланды.

Фотогалерея: