• Русский
  • Татарча

«Балаларга өстәмә белем бирү системасында электромузыкаль иҗатны үстерү перспективалары» түгәрәк өстәле

2023 елның 04 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәре Совет районы «Балалар академиясе» балалар иҗаты үзәге» белән берлектә онлайн режимда «Балаларга өстәмә белем бирү системасында электромузыкаль иҗатны үстерү перспективалары» түгәрәк өстәле уздырды. (алга таба – түгәрәк өстәл).
    

Түгәрәк өстәлнең төп максаты музыкаль башкаруның, иҗатның һәм белем бирүнең инновацион һәм эксперименталь формаларын үстерү маршрутларын тикшерү булды.

Түгәрәк өстәл кысаларында түбәндәге сораулар каралды:

  • кыска һәм озак вакытлы социомәдәни проектлар буларак концерт программаларын оештыру һәм гамәлгә ашыру;
  • цифрлы музыкаль белем бирүнең дәрес эшчәнлегендә актуаль педагогик алымнарны куллану;
  • музыкаль әсәрләр һәм аранжировкалар ясаганда компьютер, визуаль һәм тавыш технологияләрен куллану.

Түгәрәк өстәл эшендә Мәскәү, Казан, Түбән Тагил, Новочебоксарск, Түбән Кама, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан 50дән артык укытучы катнашты.

Очрашу тыңлаучыларда яхшы тәэсирләр калдырды.

Фотогалерея: