• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларының квалификациясен күтәрү курслары

Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы 72 академик сәгать күләмендә «Белем бирү сыйфаты белән идарә итүнең актуаль мәсьәләләре: бәяләү, механизмнар, технологияләр» өстәмә һөнәри программасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары директорлары урынбасарларын укытуны тәмамлады.

Квалификация күтәрү программасын үзләштерү чорында мәктәп директорлары урынбасарлары Казан шәһәренең түбәндәге мәйданчыкларында «Белем бирү оешмасында белем бирү сыйфатын бәяләү системасын булдыру практикасы» темасына көндезге стажировкалар үттеләр:

  • Казан шәһәре Мәскәү районының 102 нче гимназиясе (директоры Э. Ф. Таһавиева);
  • Казан шәһәре Яңа Савин районының 170 нче лицее  (директоры М.А. Дергунова).

Программаны гамәлгә ашыру кысаларында тыңлаучылар идарә итү командалары белән эшләү өчен кирәкле һөнәри компетенцияләрне камилләштерделәр, интерактив лекцияләр, практикумнар һәм тренинглар аша белем бирү сыйфаты белән идарә итү өлкәсендә һөнәри эшчәнлекнең заманча аспектлары белән таныштылар, белем бирү сыйфатын бәяләү һәм аналитик культураны үстерү өлкәсендә педагогларның компетентлыгы мәсьәләләрен үзләштерделәр,

Курсларны оештыруның югары дәрәҗәсе, программаның гамәли юнәлешле характеры, нәтиҗәле стажировкалар мәктәп директорлары урынбасарларына «Белем бирү нәтиҗәләренең сыйфаты белән идарә итү механизмнары» темасына проект эшләрен уңышлы якларга мөмкинлек бирде.

Фотогалерея: