• Русский
  • Татарча

Педагогларның компетенцияләрен бәяләү һәм үстерү коралы буларак «Ассессмент-үзәк»

4 апрельдә Татарстан Республикасының кайбер мәктәп командалары өчен «ассессмент-үзәкләр» язгы циклы тәмамланды. Әлеге чаралар 2023 елда Татарстан Республикасында белем бирү нәтиҗәләре түбән булган, уңайсыз социаль шартларда эшли торган  гомуми белем бирү оешмаларында белем бирү сыйфатын арттыру буенча расланган юл картасы кысаларында гамәлгә ашырылды.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Һөнәри компетенцияләрне үстерү бүлеге хезмәткәрләре ике ай дәвамында Әтнә, Алабуга, Түбән Кама муниципаль районнарының тиешле мәктәпләренең, шулай ук Казан шәһәренең урта гомуми белем бирү мәктәпләренең педагогик коллективларын бәяләделәр. Киләсе цикл агымдагы елның көзендә узачак.

«Ассессмент-үзәк» һөнәри һәм шәхси компетенцияләрне бәяләүнең структуралы процедурасы, ул махсус интерактив күнегүләр һәм кейслар ярдәмендә компетенцияләрнең актуаль үсеш дәрәҗәсен комплекслы диагностикаларга мөмкинлек бирә. Бәяләү чаралары нәтиҗәләре буенча индивидуаль хисаплар формалаштырыла, аларда бәяләнә торган катнашучыларның һөнәри-шәхси дефицитларын үстерү буенча киңәшләр чагыла.

Фотогалерея: