• Русский
  • Татарча

«Яңартылган ФДББС шартларында башлангыч мәктәптә белем бирү процессын оештыру» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы буенча укуны тәмамлау турында

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 30 декабрендәге под-2345/22 номерлы боерыгы белән расланган 2023 елга дәүләт йөкләмәсе нигезендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы 2023 елның 27 мартыннан 7 апреленә кадәр «Яңартылган ФДББС шартларында башлангыч мәктәптә белем бирү процессын оештыру» темасына педагогик хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү программасын гамәлгә ашырды.

Квалификация күтәрү программасы кысаларында башлангыч гомуми белем бирүнең яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кертүне норматив һәм методик тәэмин итү һәм башлангыч гомуми белем бирүнең федераль төп гомуми белем бирү программалары, заманча дәрес һәм дәрестән тыш чаралар, башлангыч мәктәптә тәрбия бирү эше, шул исәптән сыйныф җитәкчесе эше, башлангыч мәктәптә уку һәм тәрбия бирү эшчәнлеге бердәмлеге һәм башка мәсьәләләр каралды. Стажировка чаралары Казан шәһәренең Идел буе районы Советлар Союзы Герое А.С. Умеркин исемендәге 116 нчы лицей  һәм 6 нчы гимназия базасында узды.

Уку йомгаклау аттестациясе белән тәмамланды. Курс тыңлаучылары лекцион һәм гамәли дәресләрнең эчтәлеген югары бәялиләр.

«Яңартылган ФДББС шартларында башлангыч мәктәптә белем бирү процессын оештыру» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы кураторы Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты Г.Р. Хәмитова.

 

Фотогалерея: