• Русский
  • Татарча

Коррупцияле хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы белем бирү оешмаларының вазифаи затларын укыту

2023 елның 11-13 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Педагогика һәм белем бирү белән идарә итү кафедрасы тарафыннан коррупцияле хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы белем бирү оешмаларының вазифаи затлары өчен «Белем бирү оешмасында коррупциягә каршы куркынычсызлык» квалификациясен күтәрү программасы гамәлгә ашырылды ( күләме – 16 сәгать).

Көндезге уку кысаларында тыңлаучылар алдында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе – министр урынбасары Мөҗипов Рәмис Габдерәис улы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының хокукый җайга салу бүлеге башлыгы Мәгъсүмов Айрат Альберт улы чыгыш ясады.

Тыңлаучылар дәүләтнең коррупциягә каршы сәясәте өлкәсендәге законнардагы яңалыклар һәм үзгәрешләр белән таныштылар һәм гамәли мисалларда коррупция схемаларын ачыклау ысуллары, шулай ук коррупциягә каршы көрәшнең теге яки бу ысулларының нәтиҗәлелеге турында фикер алыштылар.

Фотогалерея: