• Русский
  • Татарча

Гыйльми совет утырышы

12 апрельдә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының Гыйльми советы утырышы узды.
Утырышны ректор Л. Н.Ногманова башлап җибәрде, ул Гыйльми советның яңа әгъзасын – укыту-методик эш буенча проректор А. В. Хохловны тәкъдим итте һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының ведомство бүләкләрен тапшырды.

 

2022 елда үз – үзеңне тикшерү турында хисап тыңланды һәм расланды, докладчы – Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректор Л.П. Шәмсетдинова.

КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицей директоры Е. Г. Скобельцына «Төп гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандарты буенча белем бирү нәтиҗәләре мониторингын анализлау нигезендә белем бирү сыйфаты белән идарә итү» доклады белән чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының фәнни һәм педагогик хезмәткәрләренең вакантлы вазифаларын биләүгә конкурс игълан ителде.

Фотогалерея: