• Русский
  • Татарча

«Актуаль педагогика» журналында материаллар бастырып чыгаруга чакыру

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Актуаль педагогика» журналы редакциясе түбәндәге рубрикалар буенча «Белем бирүдә остазлык: заманча чынбарлыклар һәм перспективалар» темасына иң яхшы педагогик практикалар материалларын бастырып чыгару белән рус һәм татар телләрендә тематик номер чыгарырга әзерләнә:

  1. Хәзерге заман остазының компетенцияләр моделе.
  2. Укытучының заманча компетенцияләрен формалаштыруда остазның роле.
  3. Татарстан Республикасында белем бирү системасының стратегик ресурсы буларак остазлык
  4. Педагогик остазлык.
  5. Минем остазым. 

Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри компетентлыгын үстерүдә остазлыкның заманча практикасы.

Материалларны бастыру бушлай. 

Материаллар тәкъдим итүгә таләпләр: текст - 6000 тамгадан артык булмаска, фотографияләр саны – 5тән алып 10 данәгә кадәр, фотосурәтләрнең сыйфаты – 300 dpi дән дә ким булмаска тиеш.  Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты сайтында «Институт журналлары» бүлегендә.

Материалларны тапшыру вакыты – 2023 елның 15 маена кадәр.

Журналны чыгару 2023 елның августында планлаштырыла. 

Хезмәттәшлеккә чакырабыз!