• Русский
  • Татарча

«Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау: проблемалар һәм перспективалар»V Республика фәнни-гамәли конференциясе

 

2023 елның 13 апрелендә «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалау: проблемалар һәм перспективалар» V Республика фәнни-гамәли конференциясе узды, ул Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасы тарафыннан оештырылды.

 

Конференция эше спикерларның шәхси чыгышлары белән онлайн чыгышларны синтезлап, гибрид форматта алып барыла. Конференциянең оештыру комитеты тарафыннан балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм асоциаль күренешләрне профилактикалауның иң актуаль мәсьәләләре анализланды һәм сайланды. Тәртиптәге тайпылышларының һәм алар өстеннән социаль контрольнең катлаулы табигате төрле профильле белгечләр тарафыннан рефлексияләнә, мәсәлән Психологоия фәннәре кандидаты,.РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе эксперты, юстиция подполковнигы Е.В. Рудакова һәм Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы  Р.И. Петров педагогларның эшчәнлеген хокукый җайга салу белән таныштырдылар.

Яшүсмерләрнең девиант тәртибе еш кына психик процессларның баланста булмавы әвешендә күренә, шуңа бәйле рәвештә психология фәннәре кандидаты, доцент И.А. Кедрова, Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры КШ. Шәрифҗанова, клиник психолог Невоструева Л. М, нейропсихолог Солтанова М. Р., психолог Башлай Э. Х., Бадалова Э. Ю. чыгышлары аеруча зур кызыксыну уятты. Конференцияне оештыручылар практик-педагоглар Фәттахов Ш. Л., Ибатуллина Л. А., психология фәннәре кандидаты, педагог-психолог Фатина М.Л.  белән виртуаль хезмәттәшлекне тәэмин итә алдылар, алар әлеге категория яшүсмерләр белән коррекция һәм профилактика эш ысуллары белән уртаклаштылар.

 

Фотогалерея: