• Русский
  • Татарча

«Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинар

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ата-аналар җәмәгатьчелеге, сыйныф җитәкчеләре һәм гомуми белем бирү оешмаларының башка белгечләре өчен «Ачык сыйныф» проекты кысаларында вебинарлар сериясен дәвам итә.
2023 елның 19 апрелендә 15.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр «Укудагы уңышсызлыкларны җиңү буенча иң яхшы практикалар» темасына вебинар узачак.

Вебинарда катнашу өчен түбәндәгеләр чакырылалар:

  • белем бирү оешмалары администрациясе вәкилләре;
  • сыйныф җитәкчеләре;
  • педагоглар;
  • укучыларның әти-әниләре.

Трансляциягә сылтама: https://youtube.com/live/jUWmAvGxqrs?feature=share

Вебинарда Казан (Идел буе) федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге лицеенда сәләтле укучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.