• Русский
  • Татарча

«Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында вебинар

             

Хөрмәтле коллегалар!

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Сыйныф җитәкчесе сәгате» проекты кысаларында тематик вебинарлар сериясен дәвам итә.
2023 елның 20 апрелендә 15.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Мәктәп укучыларын имтиханнар тапшыруга психологик әзерләү» темасына вебинар узачак.

 

Вебинарда катнашу өчен түбәндәгеләр чакырылалар:

  • җитәкчеләр урынбасарлары;
  • сыйныф җитәкчеләре;
  • педагоглар;
  • педагог-психологлар;
  • укучыларның әти-әниләре.

 

Вебинарга кушылу өчен сылтама: 
https://www.youtube.com/channel/UCxNUO1z68a2OMqE4xJlc2hA

Вебинарда Казан шәһәре Вахитов районы 3 нче гимназия укучыларын имтиханнар тапшыруга психологик әзерләү тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.