• Русский
  • Татарча

"Технология" федераль инновацион мәйданчыгы конкурслары турында белдерү

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Технология» предмет өлкәсенең яңартылган эчтәлек модульле принцибын гамәлгә кертү/ тәэмин итү/сынап карау программасы» федераль инновацион мәйданчыгының юл картасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла торган «Техно Кубок – 2023» укучылар командаларының I Республика конкурсына гаризалар кабул итә башлый.

Конкурсның максаты – укучыларда гомуми белем бирү учреждениеләрендә технологик грамоталылык, тәнкыйди һәм креатив фикерләү, глобаль компетенцияләр формалаштыру һәм фундаменталь белемнең кешенең үзгәртә торган эшчәнлеге белән бәйләнешен тәэмин итү өчен Россия Федерациясенең фәнни технологик үсешенең яңа өстенлекләренә күчү өчен кирәкле шартлар тудыру.
Конкурс юнәлешләре:

  1. Технологик – оештыручылар тәкъдим иткән  «Технология» предмет өлкәсе модульләренең берсе буенча конкурс биременең чишелеше;
  2. Методик  – «Технология» предмет өлкәсе модульләренең берсе буенча, таләпәр нигезендә рәсмиләштерелгән алдан башкарылган фәнни-тикшеренү яки проект эше.

Конкурста катнашу бушлай. Конкурсның эш теле – рус теле. 
Конкурска гаризалар билгеләнгән рәвештә 2023 елның 12 маена кадәр электрон формада сылтама буенча кабул ителә: https://forms.gle/qPfWvzNB3kc2bfV2A
Конкурс турында Нигезләмә: https://clck.ru/347g3M 

Татарстан Республикасы белем бирү оешмалары арасында технология укытучыларының һөнәри белем бирү берләшмәсен һәм челтәрле берләшмә булдыру максатында  «Технология» федераль инновацион мәйданчыгының юл картасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты базасындаТатарстан Республикасы белем бирү оешмалары арасында “Техно Школа - 2023” республика конкурсы уздырыла, ул федераль инновацион мәйданчыкның стажировка мәйданчыгы статусын алуга бирелә. 

Конкурска гариза бирү өчен үз белем бирү оешмасы базасында "Технология" предметы буенча чара үткәрүне эшләргә һәм игълан итәргә кирәк.
Мәҗбүри шарт: чарага ТР технология укытучыларын чакырырга кирәк.
Чара республика дәрәҗәсендәге чара статусын ала алачак.

Үткәрү датасын "Техновация" федераль инновацион мәйданчык проект офисы белән килештергәннән соң, чараны үткәрергә, ә аннан соң үткәрү турында фото/видео хисап җибәрергә кирәк.

Чара уздырылганнан соң белем бирү оешмаларына бер елга Технология федераль инновацион  мәйданчыгының стажировка статусын алу турында сертификат җибәреләчәк (чара уздырылган көнгә карап календарь яки уку елы).

Мәктәп исеменнән гаризаны белем бирү оешмасының директоры яки директор урынбасары бирә ала.

Конкурска гаризалар ел дәвамында билгеләнгән рәвештә электрон формада сылтама буенча кабул ителә:  https://forms.gle/RjgjG5FvLwk6tzMY7

"Технология" федераль инновацион мәйданчыгы конкурслары бите: https://clck.ru/34AAuX