• Русский
  • Татарча

«Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» (ТАССР пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган) II Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрү турында

Мәгълүмати-аналитика бүлеге Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе белән берлектә ТАССР пионер оешмасының 100 еллыгына багышланган «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәтенең тәрбияви потенциалы: дәвамчанлык һәм инновацияләр» II Республика фәнни-гамәли конференциясен үткәрә.

Конференцияне үткәрү датасы: 2023 елның 19 мае.
Катнашу формасы – онлайн (дистанцион).

Конференциянең эш теле – рус теле, татар теле.

Конференция эшендә катнашу өчен барлык дәрәҗәдәге педагогик хезмәткәрләр, шул исәптән гомуми белем бирү оешмалары һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре, урта һөнәри һәм югары белем бирү оешмалары, балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча җитәкчеләр һәм белгечләр, Яшьләр белән эшләү буенча белгечләр, шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф идарәсе муниципаль органнары җитәкчеләре һәм белгечләре чакырыла.

Конференция программасы түбәндәге секцияләрдә эшләүне күздә тота:

1 нче секция «Балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең үсеш тарихы: традицияләр һәм хәзерге заман».
2 нче секция «Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт сәясәтендә балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең роле».
3 нче секция «Балалар иҗтимагый берләшмәләре эшчәнлегендә нәтиҗәле педагогик технологияләр».
4 нче секция «Татарстан Республикасы яшьләр иҗтимагый хәрәкәте: уңышлы практикалар».
5 нче секция «Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә педагогның (укытучының) әһәмияте».