• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Николаевна Ногманованың Җиңү көне уңаеннан котлавы

Кадерле хезмәттәшләр!

Сезне ихлас күңелдән бөек бәйрәм – Җиңү көне белән тәбрик итәм!

1945 елның 9 мае – россиялеләрнең барлык буыннары өчен дә каһарманлык, батырлык һәм халкыбызның бердәмлеге, Ватанга тугрылылык символы булган иң изге көн ул.

Бу – Җир йөзенә тынычлык әйләнеп кайткан, кешелек дөньясы тарихында иң дәһшәтле сугыш тәмамланган көн. Җиргә килгән һәр яз безне шатлыклы һәм күз яшьле бу бәйрәм көненнән ерагайта барса да, ул Ватаныбыз өчен аеруча зур тарихи әһәмияткә ия. Без барлык каһарманнар алдында баш иябез, аларга тирән ихтирамыбызны ирештерәбез һәм аларның батырлыгын беркайчан да онытмаячакбыз. Аларның каһарманлыгы, батырлыгы нәтиҗәсендә без бүген ирекле илдә тормыш кичерәбез һәм аның киләчәге, балаларыбызның киләчәк язмышы өчен ышанычыбыз нык.

Бу истәлекле көндә һәркемгә һәм һәрбер өйгә тынычлык һәм иминлек, бәхет һәм бәрәкәт телим. Сезгә һәм якыннарыгызга исәнлек-саулык, тормышыгызда һәм эшләрегездә уңышлар насыйп итсен!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Мәгарифне үстерү институты ректоры Л.Н. Ногманова