• Русский
  • Татарча

«Башлангыч мәктәп педагогы – остаз» иң яхшы белем бирү практикаларының читтән торып конкурсы старты

                     Хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты «Башлангыч мәктәп педагогы – остаз» иң яхшы белем бирү практикалары республика конкурсында катнашырга чакыра.

Конкурс Педагог һәм остаз елына багышланган чаралар кысаларында үткәрелә.

Конкурсның максаты – башлангыч белем бирү өлкәсендә эшләүче педагогларның һөнәри осталыгын арттыру.

Катнашуга башлангыч сыйныф укытучылары; озайтылган көн төркемнәре педагоглары; кече мәктәп укучылары белән эшләүче өстәмә белем бирү педагоглары; башлангыч белем бирү бүлекләре методистлары чакырыла. Конкурста шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмасы тәрбиячеләре һәм 5 сыйныф укытучылары, педагогик белгечлекләр студентлары катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен 2023 елның 24 апреленнән 15 маена кадәр  https://forms.gle/paUyTMgewv9L3MoY7 сылтамасы буенча гариза тутырырга кирәк һәм конкурс материалларын электрон рәвештә sagiltal@mail.ru адресына номинация фамилия исем атасының исемен теркәп җибәрергә кирәк. Җибәрелә торган конкурс материаллары Нигезләмә таләпләренә туры килергә тиеш (кушымта).

Тулырак мәгълүмат:
Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы, тел. 8 927 40 592 02; эл. почта sagiltal@mail.ru.

Конкурс турында нигезләмә 
https://docs.google.com/document/d/152w3CdBZcQvJ8mNKxPx1sjHuMqo_6aQW/edi...