• Русский
  • Татарча

«Белем бирү процессында катнашучыларга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү технологиясе буларак консультация бирү» темасына квалификация күтәрү

2023 елның 14 апрелендә «Белем бирү процессында катнашучыларны психологик-педагогик тәэмин итү технологиясе буларак консультация бирү» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (куратор – Психологик-педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы һәм Психология һәм инклюзив белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Солтанова Мәдинә Равил кызы).

Татарстан Республикасының 50 педагогик хезмәткәре белем алды. Курс күләме: 72 сәгать.

Программа мәгариф киңлеге субъектларының төрле социаль, һөнәри, шәхси сорауларын исәпкә алып, профилактика һәм мәгърифәтчелек мәсьәләләрен хәл итү өчен актуаль корал булган консультация күнекмәләрен формалаштыру аспектларында камилләштерүгә һәм (яки) яңа компетенция алуга юнәлдерелгән.

Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә тыңлаучылар психологик-педагогик консультациянең заманча технологияләре белән таныштылар.

Курслар ахырында тыңлаучылар кафедраның барлык профессор-укытучылар составына һәм чакырылган белгечләргә рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: