• Русский
  • Татарча

«Белем бирүдә конфликтларны җайга салу процедурасы буларак торгызу технологияләре (шул исәптән медиацияләр)» темасына квалификация күтәрү

2023 елның 14 апрелендә «Белем бирүдә конфликтларны җайга салу процедурасы буларак торгызу технологияләре (шул исәптән медиацияләр)» темасына өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы тыңлаучыларын укыту тәмамланды (куратор  – Психологик – педагогик тәэмин итү үзәге директоры Шәрифҗанова Кадрия Шәүкәт кызы).

Татарстан Республикасының 22 педагогик хезмәткәре белем алды. Курс күләме: 72 сәгать.

Программа балаларның һәм яшүсмерләрнең конфликтлы һәм хокукка каршы торышын профилактикалау һәм коррекцияләү бурычларын хәл итү өчен реаль инструментарий булып торган медиация һәм торгызу практикасы күнекмәләрен формалаштыру аспектында яңа компетенцияне камилләштерүгә һәм (яисә) алуга юнәлдерелгән. Программаны үзләштерү нәтиҗәсендә катнашучыларга теоретик һәм практик материал белән танышу мөмкинлеге бирелде, ул педагогларның асылын һәм тернәкләндерү принципларын яхшы белүенә ярдәм итә. 

Квалификация күтәрү нәтиҗәләрен чыгарганда, тыңлаучылар кафедраның профессорлар-укытучылар составының югары профессиональлеген билгеләп үттеләр һәм белем бирү процессында катнашучыларга рәхмәт белдерделәр.

Фотогалерея: