• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Координация советының 2022/2023 уку елына эшчәнлек планы нигезендә, 2023 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы педагогик хезмәткәрләр өчен «Башлангыч мәктәптә уку предметларын укытуның эчтәлеген һәм методикаларын яңарту» темасына семинар оештырды һәм үткәрде.

Семинар Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының 2 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында узды.

Семинарда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы чыгыш ясады. Ул түбәндәге сорауларны ачты:

  • башлангыч сыйныф укучыларын укытуның эчтәлеген һәм методикасын яңартуга гомуми алымнар;
  • эш программасы нигезендә уку дәресен проектлау;
  • тәрбия эшен һәм дәрестән тыш эшчәнлекне планлаштыруга төп алымнар.

 

Семинарның практик өлешендә Казан шәһәре Совет районы 90 нчы гимназия  башлангыч сыйныф укытучыларының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлегенең  укыту-методик эшләр буенча башлык урынбасары Людмила Сергеевна Рыбакова катнашты.

Семинарда катнашучылар әлеге чараның теоретик әһәмиятен һәм гамәли юнәлешле булуын югары бәяләделәр.

Фотогалерея: