• Русский
  • Татарча

Ачык сыйныф» проектының тематик вебинары

2023 елның 19 апрелендә «Ачык сыйныф» проекты кысаларында КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее базасында «Укудагы уңышсызлыкларны җиңү буенча иң яхшы практикалар» темасына вебинар уздырылды.

Вебинар язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://www.youtube.com/live/jUWmAvGxqrs?feature=share. 

 

Вебинарда лицейның сәләтле укучыларына психологик-педагогик ярдәм итү тәҗрибәсе тәкъдим ителде. Вебинарда катнашучылар лицей укучылары, ата-аналар һәм педагоглары күзлегеннән уңыш төшенчәсе белән таныша алдылар, шулай ук балаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү буенча кыйммәтле киңәшләр алдылар.

Вебинарда катнашучылар:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры, педагогика фәннәре докторы Людмила Николавна Ногманова;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты проректоры, химия фәннәре кандидаты Лариса Петровна Шәмсетдинова;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Асоциаль тәртипне тәрбияләү һәм профилактикалау лабораториясе мөдире Марат Рәшит улы Шәехов;
  • КФУның Н.И. Лобачевский исемендәге лицее директоры, педагогика фәннәре кандидаты Елена Германовна Скобельцына;
  • лицейның иң уңышлы укучылары һәм аларның әти әниләре;
  • лицейның күренекле педагоглары һәм башкалар.

Вебинар язмасын түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин:
https://www.youtube.com/live/jUWmAvGxqrs?feature=share 

Фотогалерея: