• Русский
  • Татарча

Казанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс башланды

20-28 апрельдә Казанда «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантына конкурс сайлап алуның 1 этабы уза, ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирүне камилләштерүгә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итүдән һәм яклаудан тора.

Конкурста катнашу өчен республиканың 33 муниципаль районының 43 балалар бакчасы гариза биргән.

 

Икенче этап 10-25 майда узачак. Эксперт комиссиясе билингваль белем бирү буенча грант алучыларның эшчәнлеген һәм эчтәлеген бәяләү максатыннан мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына барачак.

Конкурс сайлап алу нәтиҗәләре буенча комиссия тарафыннан конкурста җиңүче 10 балалар бакчасы билгеләнәчәк, алар 500 мең сум күләмендә грантлар белән бүләкләнәчәк.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча.