• Русский
  • Татарча

Туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучылары өчен республика семинары

2023 елның 24 апрелендә Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 33 нче гимназиясе базасында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчелегендә туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының «Сәлам» укыту-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре» темасы буенча республика семинары узды.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды: «Федераль дәүләт белем бирү стандартларын яңартуны укыту-методик яктан тәэмин итү»; «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында «Сәлам» укыту-методик комплекты белән эшләү үзенчәлекләре»; «Белем бирү киңлегендә белем алучыларның уңышлылыгын булдыру өчен федераль дәүләт белем бирү стандартларында («Сәлам» укыту-методик комплекты буенча) уку грамоталылыгын формалаштыру.

Семинарның практик өлешендә «Сәлам» укыту-методик комплектын кулланып дәресләр фрагментлары күрсәтелде.

 

Фотогалерея: