• Русский
  • Татарча

Татар теле буенча X Халыкара олимпиада

2023 елның 23 апрелендә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында татар теле буенча X Халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада катнашучылар: Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең, Россия Федерациясе субъектларының гомуми белем бирү оешмаларының 8-11 сыйныф укучылары; Россия Федерациясе субъектларының якшәмбе мәктәпләрендә укучылар (Татарстан Республикасыннан тыш); Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Югары белем бирү оешмалары студентлары; Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе һөнәри белем бирү оешмалары студентлары; чит ил студентлары.

Олимпиаданың соңгы этабы ике турдан тора. Беренче турда укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча теоретик биремнәр үтәделәр. II турда укучылар "ЮНЕСКО – мирас сагында" темасына проект эшләрен якладылар.

Мәгарифне үстерү институтының Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы хезмәткәрләре Р.Р. Шәмсетдинова, Р. Ф. Фәттахова, Г. М. Шакирова һәм А. Р. Ваһапова олимпиада жюрисы составында эшләделәр.