• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы педагогик хезмәткәрләре өчен семинар

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Координация советының 2022/2023 уку елына эшчәнлеге планы нигезендә, 2023 елның 25 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы ТР Тукай муниципаль районы педагогик хезмәткәрләре өчен «Башлангыч мәктәптә уку предметларын укытуның эчтәлеген һәм методикаларын яңарту» темасына вебинар оештырды һәм үткәрде.

Педагоглар алдында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү кафедрасы доценты, педагогика фәннәре кандидаты Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы чыгыш ясады. Ул түбәндәге сорауларны ачты:

  • кече яшьтәге укучыларны укытуның эчтәлеген һәм методикасын яңартуга гомуми алымнар;
  • эш программасы нигезендә уку дәресен проектлау;
  • тәрбия эшен һәм дәрестән тыш эшчәнлекне планлаштыруга төп алымнар.

Вебинар эшендә Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы мәгариф идарәсенең укыту эше буенча урынбасары Гүзәлия Фаяз кызы Хабетдинова катнашты.

Педагоглар әлеге чараның теоретик әһәмиятен һәм гамәли юнәлешле булуын югары бәяләделәр.

Фотогалерея: