• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы гомумбелем ошмалары педагогика хезмәткәрләрен “Француз теле. Икенче чит тел”, “Немец теле. Икенче чит тел” юнәлешләре (белгечлекләре) буенча һөнәри яктан яңадан әзерләү

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2019 елга Дәүләт биременә һәм йөкләмәләренә тәңгәл китереп, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ике актуаль юнәлеш – “Француз теле. Икенче чит тел”, “Немец теле. Икенче чит тел” буенча бюджет нигезендә белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра.

2019 елның 25 мартыннан алып Татарстан Республикасының 17 муниципаль районыннан (Алексеевск, Әлки, Аксубай, Апас, Азнакай, Балтач, Буа, Бөгелмә, Биектау, Югары Ослан, Кама Тамагы, Питрәч, Нурлат, Саба, Балык Бистәсе, Чистай, Чирмешән) 51 педагогика хезмәткәре өчен укулар үтә.

Программаның максаты – икенче чит тел өйрәтү һәм укыту өлкәсендә белгечләр әзерләү; аудиолаштыруда, сөйләмдә һәм язуда коммуникатив осталыклар формалаштыру; тел белеме (фонетика, лексика, грамматика); һөнәри-педагогик эшчәнлектә осталыклар формалаштыру (француз һәм немец телләре буенча һөнәри-коммуникатив осталыклар).

Программаның күләме – 380 сәгать, укулар 4-5 ай дәвам итә.

Программаның фәнни җитәкчесе: лингвистика лабораториясе мөдире, педагогика фәннәре кандидаты, доцент, ТРның атказанган укытучысы Иванова Л.Ф.

Программа кураторлары:

  • Гыйззәтуллина А.К., лингвистика лабораториясе әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент (француз теле);
  • Логинова Р.М., лингвистика лабораториясе фәнни хезмәткәре (немец теле).
  • Фотогалерея