• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен республика семинары

2023 елның 20 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мәктәпкәчә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен «Полилингваль мәктәпкәчә белем бирүне гамәлгә ашыруның нәтиҗәле практикалары» темасына республика семинары үткәрде (кураторы Н.Р. Мифтахетдинова). Чара ТР Биектау муниципаль районының «Байгыш» балалар бакчасы базасында узды.

Семинар мәктәпкәчә белем бирү оешмасы киңлегендә полилингвальлек принцибын гамәлгә ашыру проблемаларын тикшерүгә багышланды. Семинар барышында мастер-класслар, оешкан белем бирү эшчәнлеге, ТР Биектау, Яшел Үзән, Балтач, Саба, Лаеш, Арча, Питрәч муниципаль районнары, Казан шәһәре Киров районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары коллективларының педагогик практикалары тәкъдим ителде.

Катнашучылар полилингваль мохит шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларны укыту һәм коммуникатив компетентлылыкны үстерү технологияләре һәм модельләре, ата-аналар белән хезмәттәшлекнең төрле формалары белән таныштылар. Семинарга йомгак ясаганда педагоглар чараның нәтиҗәлелеген һәм билгеләнгән проблеманың актуальлеген билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: