• Русский
  • Татарча

Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен семинар

2023 елның 26 апрелендә ТР Биектау муниципаль районының «Петушок» Биектау балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү педагоглары өчен «Балаларны мәктәпкә әзерләгәндә уен эшчәнлеге» семинар-практикумы узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы катнашты.

Яңартылган Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләпләрен гамәлгә ашыру контекстында мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирүнең дәвамлылыгы мәсьәләләре каралды. Педагоглар балаларны мәктәпкә әзерләүнең нәтиҗәле уен формаларын күрсәттеләр.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан әдәби-музыкаль композиция күрсәтелде: балалар һәм педагоглар Г.Тукайның шигырьләрен нәфис укуны тәкъдим иттеләр, шулай ук шагыйрь сүзләренә җырлар башкардылар.
Семинар программасы төрле белем бирү практикалары, һөнәри мәсьәләләрне чишү юлларын коллектив эзләү белән тулы иде.

Фотогалерея: