• Русский
  • Татарча

«Башлангыч мәктәптә белем бирү сыйфатын күтәрүнең заманча инструментлары» семинары

2023 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы «Башлангыч мәктәптә белем бирү сыйфатын арттыруның заманча инструментлары» семинарын үткәрде (чара кураторы: Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызы).

Семинар Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы белем бирү оешмаларының башлангыч гомуми белем бирү педагогик хезмәткәрләренә нәтиҗәле интерактив инструментларны үзләштерүдә методик ярдәм күрсәтү максатларында оештырылды. Семинар барышында башлангыч мәктәптә интерактив белем бирү коралларын кулланып белем бирү процессын оештыруның актуаль мәсьәләләре каралды һәм тикшерелде; башлангыч белем бирү системасында цифрлаштыру белән бәйле төп процесслар билгеләнде.

Семинар онлайн форматта узды. Районның 74 башлангыч сыйныф укытучысы кушылды. Онлайн-платформаның интерактив мөмкинлекләрен куллану буенча практик дәресне  «Учи.ру» белем бирү платформасының муниципаль кураторы Гюлтекин Рузалия Марат кызы үткәрде.

Чара гамәли юнәлешле булуы белән барлык катнашучыларда уңай тәэсир калдырды.

Фотогалерея: