• Русский
  • Татарча

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен республика семинары

2023 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2022 елның 30 декабрендәге под-2345/22 номерлы боерыгы белән расланган 2023 елга дәүләт йөкләмәсе нигезендә Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы башлангыч гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләр өчен «Яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру һәм федераль төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә кертүгә әзерлек шартларында башлангыч мәктәптә заманча уку дәресе» темасына республика семинарын үткәрде.

Семинарның максаты – яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру һәм федераль төп гомуми белем бирү программаларын гамәлгә кертүгә әзерлек шартларында башлангыч гомуми белем бирү педагогларына мәгълүмати һәм консультация-методик ярдәм күрсәтү. Чара Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Н.Ш. Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе базасында узды. Семинарда катнашучыларны Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы урынбасары Әхмәтова Фәридә Минфазыл кызы сәламләде.

Семинар барышында Н.Ш. Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясе башлангыч сыйныф укытучыларының эш тәҗрибәсе тәкъдим ителде: дәресләр, дәрестән тыш чаралар, мастер-класслар.
Түгәрәк өстәлдә семинарда катнашучылар үзгәрә торган шартларда заманча педагогның һөнәри компетентлыгын камилләштерү мәсьәләләре, шулай ук башлангыч сыйныфлар укытучысының эш практикасында актуаль белем бирү технологияләрен куллану проблемалары турында фикер алыштылар.

Семинар эшендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы катнашты.
Чара актив һәм дустанә атмосферада узды, педагоглар бертавыштан үткәрелгән семинарның һичшиксез файдасын билгеләп үттеләр.

Фотогалерея: