• Русский
  • Татарча

«Неокнига»V Республика фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы

2023 елның 26 апрелендә Казан шәһәре Яңа Савин районы 143 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Неокнига» V Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашучыларның «Игелекле йөрәккә бөтен дөнья сыя» темасына конкурс эшләрен яклау булды.

Көндезге тур башланыр алдыннан катнашучыларга сәламләү сүзе белән түбәндәгеләр мөрәҗәгать иттеләр:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты стратегик инновацияләр буенча ректор киңәшчесе Әмирханова Сурия Викторовна;
  • Казан шәһәре Яңа Савин районы 143 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Канашина Люция Марат кызы.

Көндезге турда алты номинация буенча 123 эш узды. Яклауда Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең 55 укучысы һәм 79 педагогы катнашты: Түбән Новгород өлкәсе, Белгород өлкәсе, Красноярск крае, Пермь крае, Удмуртия.

Нәтиҗә ясалганнан соң «Неокнига»V Республика фәнни-гамәли конференциясе җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасында катнаштылар:

  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты укыту-методик эш буенча проректоры Хохлов Александр Викторович;
  • «Мәгариф» нәшрияты» акционерлык җәмгыятенең Педагогларга һәм белем бирү оешмаларына методик ярдәм бүлегенең әйдәп баручы методисты Крюкова Галина Васильевна;
  • Республика яшүсмерләр китапханәсенең Инновацион-методик эшләр буенча директор урынбасары Шайтанова Наталия Александровна;
  • Казан шәһәре Яңа Савин районы 143 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Канашина Люция Марат кызы;
  • Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгариф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасының өлкән укытучысы, Казан шәһәре Яңа Савин районы 143 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең укыту-тәрбия эше буенча директор урынбасары Михеев Александр Владимирович;

Конференциянең партнерлары һәм спонсорлары бүләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды:
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;

  • «АСТ» нәшрияты;
  • «Стрекоза» нәшрияты;
  • «Интеллект-Центр» нәшрияты;
  • «Русское слово» нәшрияты;
  • «Магариф-Вакыт» нәшрияты;
  • «Детская и юношеская книга» нәшрияты; 
  • «Библиомир» нәшрияты;
  • «Перспектива» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Чара кысаларында мәгълүмати очрашулар узды: 

  • педагоглар өчен «Мәгариф» нәшрияты» акционерлык җәмгыяте Педагогларга һәм белем бирү оешмаларына методик ярдәм бүлегенең әйдәп баручы методисты Крюкова Галина Васильевна  «Педагогик нон-фикшн: педагог өчен һөнәри әдәбиятны торгызу» темасына чыгыш ясады;
  • укучылар өчен Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең инновацион эшчәнлек буенча директор урынбасары Яруллин Тәбрис Мөдәррис улы «Китаплар уку гына түгел. Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә нәрсә белән шөгыльләнергә?» темасына чыгыш ясады.

Конференциядә катнашучылар һәм кунаклар чыгыш ясаучылар белән иркен һәм дустанә шартларда аралаша алдылар.

«Неокнига» V республика фәнни - гамәли конференциясе җиңүчеләре һәм лауреатлары исемлеге.

Фотогалерея: