• Русский
  • Татарча

«Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең заманча механизмнары» бөтенроссия семинары

2023 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы хезмәткәрләре «Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итүнең заманча механизмнары» темасына бөтенроссия фәнни – гамәли семинарында катнаштылар. Семинар барышында мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән нәтиҗәле идарә итү проблемалары турында фикер алыштылар: мәктәпкәчә белем бирү сыйфатына мониторинг үткәрү, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән идарә итү сыйфатын бәяләү модельләрен булдыру, мәктәпкәчә белем бирү оешмасының челтәрле хезмәттәшлеген һәм социаль партнерлыгын оештыру, мәктәпкәчә белем бирү оешмасы идарәсендә электрон белем бирү ресурсларын куллану һ. б.

Онлайн-семинарда Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан (Мәскәү өлкәсе, Татарстан Республикасы, Чувашия Республикасы, Марий Эл Республикасы, Саха (Якутия) Республикасы) мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендәге белгечләр (министрлыклар, мәгариф идарәләре һәм департаментлары, мәгарифне үстерү институтлары, югары һәм урта уку йортлары вәкилләре, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары мөдирләре) катнашты.

Семинарда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты С. Н. Башинова чыгыш ясады. Ул мәктәпкәчә белем бирү оешмасында идарә итү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруда мониторинг куллану турында сөйләде. Семинарда катнашучылар шулай ук  Татарстан Республикасы Буа шәһәренең «Ак каен» гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы һәм Казан шәһәре Совет районының 178 нче номерлы билингваль балалар бакчасы тәҗрибәсе белән таныштылар.

Фотогалерея: