• Русский
  • Татарча

Быел Татарстанда телләрне үстерү буенча грантларга 450 мең сум акча җибәреләчәк

Быел Татарстан бюджетыннан республикада яшәүче дәүләт телләрен һәм халыкларның телләрен үстерүгә һәм эшләвенә юнәлдерелгән грантлар бирү өчен 450 мең сум акча бүлеп бирү планлаштырыла. Грантларны түләү тәртибен Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы эшләде, документ коррупциягә каршы экспертиза уза.

«Интернет челтәре өчен медиаресурсның иң яхшы проекты» номинациясендә 150 мең сумга өч грант түләү күздә тотыла: беренче урын өчен – 70 мең сум, икенче урын өчен – 50 мең һәм өченче урын өчен – 30 мең сум.

Шулай ук 150 мең сумлык грантларны «Интернет» челтәрендә туган телгә ярдәм итү өчен иң яхшы интернет-акция» проекты һәм «Социаль челтәрләрдә туган телне популярлаштыра /саклый торган  иң яхшы проект» номинацияләренә бүлеп бирү планлаштырыла. Җиңгән акчалар дәгъвачылар арасында призлы урыннарга бәйле рәвештә бүленәчәк.

«Грант Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыкларының башка телләрен үстерүгә һәм эшләвенә юнәлдерелгән шәхси инициативаларга дәүләт ярдәме күрсәтү максатыннан бирелә», - диелә документта.

Грантка дәгъва кылу конкурсында 18 яшьтән өлкәнрәк булган Россия Федерациясенең барлык теләүче гражданнары катнаша алачак.

Конкурска тапшырылган документларны карарга һәм дәгъвачыларны дәгъвага кертү турында карарны вәкаләтле орган 18 августка кадәр кабул итәргә тиеш.

Коррупциягә каршы экспертизаны документ 4 майга кадәр узачак.

Исегезгә төшерәбез, элек Татарстан халыклары телләрен үстерүгә грант түләү тәртибе 2022 елга кадәр расланган иде. 200 мең сум күләмендә телләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән грантны республика хакимияте 2021 елда «2014-2022 елларга ТР дәүләт телләрен һәм ТРда башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында кертте.

 

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча