• Русский
  • Татарча

«Экзамен» нәшрияты педагогларны вебинарларда катнашырга чакыра

                       
                       Хөрмәтле коллегалар!

Безнең нәшрият вебинарларында катнашырга чакырабыз.
Без сезгә төп һәм башлангыч мәктәп, шулай ук мәктәпкәчә белем бирү буенча яңа төрле темалар тәкъдим итәргә бик шат.

 

Безнең лекорлар бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханын төзүчеләр. Барлык чаралар да бушлай, тыңлаучылар электрон сертификат һәм бүләккә лекторның презентациясен алачак. Мәскәү вакыты күрсәтелгән. Бу чараларның анонслары нәшрият сайтында урнаштырылган: http://www.examen.biz/, анда шулай ук бердәм дәүләт имтиханын һәм төп дәүләт имтиханы демоверсияләрен эшләүчеләрнең барлык фәннәр буенча яңалыклары, башлангыч мәктәп буенча кулланмалар, шулай ук төрле фәннәр буенча укыту-методик комплектлары белән танышырга мөмкин.

Шулай ук «Экзамен» нәшрияты «Ачык дәресләр» сериясен дәвам итә, аларда А.В. Перышкинның физика дәреслекләре буенча 7-нче, 8-нче һәм 9 нчы сыйныфларда физика дәресләрен әзерләү һәм уздыру өчен «Экзамен» нәшриятының укыту-методик комплектыннан файдалану күрсәтелә. Ачык дәрес форматы вебинар, ул дәреслекнең электрон формасы мөмкинлекләрен дә, элек 2000 елдан 2019 елга кадәр «Дрофа» нәшрияты тарафыннан чыгарылган «ЭКЗАМЕН» нәшриятының А.В. Перышкин дәреслекләренә кулланмаларны да күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Ачык дәрес реаль уку процессына мөмкин кадәр якынайтылган. Сезне ачык дәресләребездә күрергә һәм тәҗрибәбез һәм яңа эшләнмәләр белән уртаклашырга шат булырбыз. «Ачык дәресләрдә» катнашу өчен сылтамалар физика буенча вебинарларның план-графигында һәм «Экзамен» нәшрияты сайтында урнаштырылган.