• Русский
  • Татарча

«Классная Тема!» телетапшыруында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды

29 апрельдән «Россия» телеканалы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы VK компаниясенең мәгълүмати ярдәме белән «Классная Тема!» телетапшыруының яңа сезонында катнашучыларның Бөтенроссия сайлап алуын башлап җибәрде. Хәзерге заман укытучыларына багышланган проект 2022 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча барлыкка килде һәм иң якты заманча педагогларны тәкъдим итәргә һәм киләчәкнең иң мөһим һөнәренең абруен күтәрергә чакырылды.

Телешоуда илнең теләсә кайсы төбәгеннән физика, химия, математика, биология, география, тарих, рус теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша ала.

Дәгъвачыларга үз предметы буенча тест узарга һәм видео визитка яздырырга туры киләчәк.

«Классная Тема!» телетапшыруының ВКонтакте сайтындагы мини-кушымтасында катнашу өчен 2023 елның 20 июненә кадәр гариза бирергә мөмкин: https://vk.com/app8217023 

Катнашу өчен гариза бирү https://vk.com/app8217023 

Промо-материаллар: https://cloud.mail.ru/public/eyEC/b83vtyGFQ 

Фотографияләр: https://cloud.mail.ru/public/aMyv/2nQjdUAyi  («Россия» телеканалы фотолары) 

«Классная Тема!» телетапшыруының ВКонтакте сайтындагы рәсми берләшмәсе: https://vk.com/klassnayatemashow