• Русский
  • Татарча

«Белем бирүдә цифрлы технологияләр» вебинары анонсы

 

Kazan Digital Week – 2023 Халыкара форумына әзерлек кысаларында 2023 елның 18 маенда «Белем бирүдә цифрлы технологияләр» юнәлеше буенча вебинар узачак.

 

 

Цифрлы технологияләр булмаса, бүген сыйфатлы белем бирә алган заманча мәктәпне, техникумны яки югары уку йортын күз алдына китерү мөмкин түгел. Әмма шуны аңларга кирәк: цифрлы белем бирү мохите – традицион белем бирү системасын саклау һәм тулыландыру өчен кулланыла торган корал.

Ахыр чиктә, бүгенге көндә белем мәгарифтә гамәлгә ашырыла торган барлык ОТ-проектлар белем бирү оешмаларының цифрлы тигезсезлеген бетерүгә, верификацияләнгән цифрлы белем бирү контентына керү мөмкинлеген алуга һәм иң мөһиме, аның сыйфатын арттыруга ярдәм итәргә тиеш.

 
Модератор: 

  • Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Поминов Андрей Иванович.

Спикерлар: 

  1. Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының Цифрлы трансформация һәм зур мәгълүматлар департаменты вәкиле Бакунин Павел Евгеньевич. Чыгышның темасы: «Заманча һәм куркынычсыз цифрлы белем бирү мохитен формалаштыру һәм үстерү».
  2. «Университет 2035» оешмасы проект офисының «ИТ-тармакның кадрлар потенциалын үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру департаменты директоры Демидова Елена Анатольевна. Чыгышның темасы: «Киләчәк коды» федераль проектын гамәлгә ашыру турында». 
  3. КФУның Алдынгы белем бирү технологияләре институты директоры, икътисад фәннәре кандидаты, доцент Котенкова Светлана Николаевна. Чыгышның темасы: «Укучыларның цифрлы компетенцияләрен формалаштыру: идарә итү-методологик контекст».
  4. Өстәмә белем бирү институты директоры урынбасары, «Иннополис Университеты» югары белем бирү оешмасының аналитик тикшеренүләр секторы җитәкчесе, «Иннополис Университеты» югары белем бирү оешмасының ассессмент-үзәге җитәкчесе Галиханова Екатерина Борисовна.Чыгышның темасы: «Мәгариф өлкәсендә цифрлы компетенцияләрне үстерү: Иннополис Университеты тәҗрибәсе». 
  5. Уку җиһазлары, укыту чаралары һәм белем бирү оешмаларын тәэмин итүчеләр индустриясе предприятиеләренең милли берлеге президенты Егорова Ирина Игоревна.

Вебинар трансляциясенә сылтама: https://kazandigitalweek.com/ru/site/events/36