• Русский
  • Татарча

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре институт ректоры җитәкчелегендә «Авыл укытучылары белән дан тота» I Республика авыл укытучылары форумы эшендә катнаштылар

 

Казанда 12 майда авыл укытучыларының «Авыл укытучылары белән дан тота» беренче республика форумы узды. Аның максаты – тәҗрибә уртаклашу өчен бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру, авыл укытучысының хезмәт абруен күтәрү һәм яшьләрне тәрбияләүдә аның ролен тану.

 

«Чара Россиядә Педагог һәм остаз елына багышлана. Форумның максаты– авыл укытучыларының проблемаларын билгеләү, авыл укытучысының статусын күтәрү, яшьләрне тәрбияләүдә аның ролен тану. Без укытучы статусын күтәрү белән шөгыльләнергә тиеш, шул исәптән авыл җирлегендә дә», – диде ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин панель дискуссиядә.

Чара программасына педагогик остаханәләр, тематик мәйданчыклар һәм панель дискуссия керде, анда авыл укытучыларына ярдәм итү мәсьәләләре каралды.

Форумда авыл җирлегендә урнашкан гомуми белем бирү оешмаларында хезмәт эшчәнлеген алып баручы авыл җирлеге укытучылары, шул исәптән «Авыл укытучысы» һөнәри конкурсында җиңүчеләр һәм Татарстан Республикасы икътисады өчен кадрлар әзерләү өстендә армый-талмый эшләүчеләр, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Россия мәгариф академиясе, Россия Мәгариф министрлыгы академиясе, хакимиятнең төбәк органнары вәкилләре, өстәмә һөнәри белем бирү, югары педагогик белем бирү оешмалары җитәкчеләре, педагогик хезмәткәрләрнең, муниципаль мәгариф идарәсе органнарының һәм муниципаль методик хезмәтләрнең һөнәри осталыгын даими күтәрү һәм бәяләү үзәкләре катнашты.

Мәгарифне үстерү институты хезмәткәрләре педагогик остаханәләрнең модераторлары булды, аларда «Авыл укытучысының белем бирү процессын камилләштерүгә керткән өлеше» темасы каралды.

Җамалетдинова Зәлфирә Исхак кызы (Татарстан Республиасы Мәгарифне үстерү институты Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы доценты, Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы) Ожмекова Наталья Юрьевна (КФУ тьюторы) белән берлектә башлангыч сыйныфлар укытучылары эшләгән мәйданчык белән җитәкчелек иттеләр. «Аз санлы авыл мәктәбендә белем бирү процессын оештыру үзенчәлекләре», «Башлангыч мәктәптә универсаль уку гамәлләрен формалаштыру чарасы буларак проект эшчәнлеге», «Авыл мәктәбе: кече мәктәп укучыларының функциональ грамоталылыгын формалаштыру мөмкинлекләре» һ. б. мәсьәләләр тикшерелде.

Шәмсетдинова Рәсимә Равил кызы (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы, Педагогика фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының халык укытучысы) Хаматгалиева Әнүзә Мидхәт кызы (ТР Фәннәр академиясенең квалификация күтәрү үзәгенең әйдәп баручы белгече, югары квалификацияле категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы) белән берлектә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының эшенә җитәкчелек иттеләр. «Туган тел укытучысының портреты һәм компетентлыгы», «Авыл укытучысы – туган телне саклаучы», «Авыл мәктәбе шартларында сәләтле балаларның иҗади эшчәнлеген үстерү» һәм башка темалар катнашучылар арасында зур кызыксыну уятты.

Улбутов Дмитрий Иванович (Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Заманча мәгәриф технологияләре һәм белем бирү эчтәлеген проектлау кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты) һәм Гафурова Гөлфия Ризатдин кызы (Нурлат районы ММС гуманитар циклы буенча методист) тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары мәйданчыгын җитәкләделәр. «Авыл мәктәпләрендә укучыларның финанс грамоталылыгын формалаштыру проблемалары һәм юллары», «Мәктәп укучыларын патриотик тәрбияләүдә туган якны өйрәнүнең роле», «Патриотизм тәрбияләү нигезе буларак укучыларның проект-тикшеренү эшчәнлеге аша туган як тарихын өйрәнү», «Авыл мәктәпләрендә укучыларның иҗади һәм белем бирү потенциалын үстерү» һ. б. темалар тикшерелде.

Шәмсетдинова Лариса Петровна ( Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры, химия фәннәре кандидаты) һәм Минһаҗева Гөлнара Габделәхәт кызы (КФУ тьюторы) физика, химия, биология, география укытучылары эшләгән мәйданчык белән җитәкчелек иттеләр. «Географияне укытуның мотивациясе, технологияләре һәм ысуллары», «Аз комплектлы авыл мәктәбендә проект һәм тикшеренү эшчәнлеге», «Авыл җирлегендә укучыларны физикага өйрәтү: проблемалар һәм чишү ысуллары» һ. б. мәсьәләләр тикшерелде.

Форум Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт һәм ведомство бүләкләрен тапшыру тантанасы белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты коллективы Мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасының өлкән укытучысы Сәгъдиева Илсөя Тәлгать кызын «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» мактаулы исеменә лаек булуы белән котлый!

Фотогалерея: