• Русский
  • Татарча

«Казанның музыкаль елъязмасы» мәктәп музейлары фестивале

 

2023 елның 17 маенда Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты Казан шәһәренең Вахитов районы З.В. Хәбибуллин исемендәге 7 нче балалар музыка мәктәбе белән берлектә онлайн режимда «Казанның музыкаль елъязмасы» мәктәп музейлары фестивале кысаларында очрашу уздырды. (алга таба – Фестиваль).

 

Фестивальнең төп максаты – музей киңлекләрен булдыру һәм аларны белем бирү эшчәнлегендә куллану буенча музыка мәктәпләре тәҗрибәсен тәкъдим итү. «Язгы җилләр» беренче очрашуы композитор һәм скрипкачы З.В. Хәбибуллинның иҗаты турында сөйли торган мәктәп музее төзү тарихына багышланган иде.

Әңгәмә барышында музей экспозициясен формалаштыру, фонд материалларын саклау, коллекцияне тулыландыру мәсьәләләре күтәрелде. Мәктәп укытучылары музей киңлеген укыту-тәрбия эшчәнлегендә куллану, ата-аналар җәмәгатьчелеге белән эшләү формалары, шулай ук татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре Г. Тукай, М. Җәлил, З. Хәбибуллин, Ф. Яруллинга багышланган проектлар турында сөйләделәр.

Очрашу концерт белән тәмамланды, анда мәктәп укучылары һәм укытучылары башкаруында З.Хәбибуллин әсәрләре яңгырады.

Чарада республика шәһәрләре һәм районнары педагоглары катнашты. Очрашу катнашучылар һәм тыңлаучылар арасында уңай тәэсир калдырды, алар әлеге профессиональ аралашу форматының бик вакытлы булуын һәм кирәклеген билгеләп үттеләр.

 

Фотогалерея: